Эчтәлек

Гомер еллары: 1796–1830.

1816 елда Медицина-хирургия академиясен тәмамлый (Санкт-Петербург), хәрби-кыр госпиталендә ординатор вазифасын башкара.

1820 елдан Казан университетында адъюнкт һәм прозектор, 1824 елдан анатомия кафедрасының экстраординар профессоры һәм мөдире.

1821 елдан гамәли һәм теоретик анатомия курсын алып бара (анатомия укыта башлаучыларның берсе).

Казан университетының Анатомия музеена нигез салучы.

1830 елдагы ваба эпидемиясе вакытында табиблык бурычын үтәгәндә һәлак була.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.