- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Чишмә елгасы тамагы янында, Чистай шәһәреннән 40 км көнчыгыштарак урнашкан
1920 еллар башында нигезләнә. ТАССРның Чистай кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән Чистай районында.
Хәзер Олы Талкыш авыл җирлеге составында.
1930 елда «Большевик» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – шул ук исемдәге эреләндерелгән колхоз (үзәк утары – Кызылъяр авылы, 1960 елдан – Олы Талкыш авылы), 1990 елдан – бүленеп чыккан «Красный Яр» колхозы, 1994–2006 елларда шул ук исемдәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
Авыл янында археология истәлекләре – Каратаевка I (неолит дәвере) һәм II (Буралы курган культурасы) ачыклана.
1926 елда – 288,
1938 елда – 316,
1949 елда – 333,
1958 елда – 220,
1970 елда – 201,
1979 елда – 139,
1989 елда – 85,
2002 елда – 60,
2010 елда – 40,
2021 елда – 38 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.