- РУС
- ТАТ
нефтьче, геофизик, геология-минералогия фәннәре докторы (1979), профессор (1986)
1933 елның 5 ноябре, Нальчик шәһәре — 2006 елның 19 августы, Уфа шәһәре.
Грозный нефть институтын тәмамлаганнан соң (1957), ВНИИгеофизиканың Идел-Урал филиалында (Октябрьский шәһәре) эшли.
1961 елдан ТатНИПИнефтьтә, 1980 нән ВНИИнефтепромгеофизикада (Октябрьский шәһәре), 1984 елдан Уфа нефть техникасы институтының геофизик тикшеренү ысуллары кафедрасы мөдире.
Орлинский радиометриянең нейтрон алымнарын куллану тирәнлеген ачыклый, нефть һәм су катламнарын аерып алу технологиясен эшли, сулы-нефтьле зонаның төзелеше үрнәген нигезли, нефть чыгаруның геофизик ысулларын эшләүдә катнаша, нефть чыгаруны контрольдә тоту өчен геофизик алымнарны нигезле куллану принципларын формалаштыра.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.