Биографиясе

1937 елның 25 июне, Мөслим районы Симәк авылы – 2008 елның 4 феврале, Эстәрлетамак шәһәре.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1959 ел), Эстәрлетамак шәһәренең оборона предприятиесендә эшли.

1966 елдан Эстәрлетамакта «Авангард» җитештерү берәшмәсендә: техник контроль бүлеге җитәкчесе, баш инженер урынбасары (1966 елдан), директор урынбасары (1988 елдан), генераль директор урынбасары (1991 елдан).

Хезмәтләре полимерлар, ракеталар өчен каты ягулыклар химиясе һәм технологиясе, дары җитештерү экологиясе буенча.

Нитроэфирлар җитештерү процессында барлыкка килүче азот оксидыннан, күкертле кушылмалардан, сульфат кислотасы томаныннан газларны чистартуның комплекслы ысулларын эшли. Искергән баллистит (төтенсез) дарылар нигезендә яңа сәнәгый шартлаткыч матдәләр (шул исәптән эластик кумулятив корылмалар) эшләүнең рецептурасын һәм технологиясен тәкъдим итә.

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1991 ел).

Махсус технология буенча фәнни хезмәтләр авторы.

Уйлап табуга 42 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтәре

Пороховой исполин // Вестн. АН Респ. Башкортстан. 2003, Т. 3.

Әдәбият

Шик В.Н. Флюс Мирзасалихович Газизов – первый доктор наук на заводе «Авангард» // Из истории отечественной пороховой промышленности. М., 2003.