- РУС
- ТАТ
селекционер-дендролог, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1935), профессор (1947)
1887 елның 15 мае, Саратов губернасының Вольск шәһәре – 1956 елның 6 ноябре, Мәскәү.
Мәскәү авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1912), шунда ук эшли.
1919 елдан Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында, бер үк вакытта Раифа тәҗрибә-укыту урман хуҗалыгы мөдире.
1925–1932 елларда Урман-дала тәҗрибә-селекция станциясе директоры (Тула шәһәре).
1933 елдан Бөтенсоюз агроурманмелиорация фәнни-тикшеренү институтында хакимият-хуҗалык эшендә.
Хезмәтләре бакчачылыкта һәм яшелләндерүдә файдаланыла торган декоратив үсемлекләр булдыруга карый. Идел-Кама тыюлыгында дендрарий оештыручыларның берсе, матур чәчәк ата торган бакча ясмине, канәферләр, күпьеллык декоратив үсентеләр сортларын барлыкка китерүче.
Ленин ордены белән бүләкләнә.
Идел-Кама тыюлыгындагы (Зеленодольск районы) Садовый поселогы урамына Вехов исеме бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.