Эчтәлек

Нәсел башында Уфа өязе Усы даругасының мишәрләр старшинасы Максут Атикеев тора (XVIII йөзнең 1 нче яртысы).

XVIII йөздә Максутовларга дворянлык дәрәҗәсе бирелә: Оренбург дворян депутатлары җыенының 1816 ел 20 сентябрь һәм 1853 ел 18 декабрь карарлары белән Оренбург губернасы дворян нәселләре китабының 2 нче һәм 3 нче кисәкләренә 4 нче мишәр кантонының кантон башлыгы майор Абдулкадыйр Абдулкәрим улы Максутов хатыны Маһитап Мөхәммәтгәрәй кызы (чыгышы белән княгиня Беркович-Черкасская) һәм уллары Шаһморат, Солтангәрәй, йөзбашлар Солтанмөхәммәт һәм Арслангали, оныклары Сәхибгәрәй, Батыргәрәй, Сәетгәрәй, Сәлимгәрәй, Тимербулат, Абдулмаһан Солтангәрәевләр, Арслангали, Нургали, Шаһимәрдан, Шәйхимәрдан, Шаһиморатовлар, Бибимәликә, Кәримә һәм Нәфисә Шаһиморатовалар белән бергә теркәлеп куела.

XIX йөздә морза Максутовлар Уфа губернасы Бөре өязенең Себергән авылында яшиләр. Крепостной крәстияннәр тоталар. 1839 елда Уфа өязе Агарды авылының 33 хуҗалыгы — ир-ат һәм хатын-кыз җенесеннән булган 173 җан татар — княгиня Маһитап Максутова исемендә була.

Әдәбият

Новиков В.А. Сборник материалов по истории Уфимского дворянства. Уфа, 1879;

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор — И.Р.Габдуллин