И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Гыйлем Камай. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Г.Х.Камай – А.Е.Арбузов шәкерте. Мышьяк-органик кушылмалар химиясе буенча фәнни юнәлешкә нигез салучы.

Биографиясе

1901 елның 23 феврале, Казан губерниясе Тәтеш шәһәре – 1970 елның 17 марты, Казан.

1920 елларда Г.Х.Камай республиканың Революция хәрби советы сәяси идарәсенең Көнчыгыш бүлеге агитатор-пропагандисты, РКП(б) Үзәк комитеты каршындагы Тюркбюро татар-башкорт секциясе интернационал бүлеге лекторы, авылларда комсомол ячейкаларын оештыручы була.

Кызыл Армия сафларында генерал-лейтенант Г.М.Семёнов, адмирал А.В.Колчак гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша.

1926 елда Томск университетын тәмамлый. 1926–1929 елларда Татар коммунистлар университетында эшли.

1930 елда квалификациясен күтәрү өчен Тюбинген университетына (Германия) җибәрелә.

1931–1937 елларда Г.Х.Камай Казан университетында (1935 елдан директор). Бер үк вакытта Казан химия-технология институтында: арадаш продуктлар һәм буягычлар кафедрасы мөдире (1931–1937), директор урынбасары (1944–1945), төп органик синтез кафедрасы мөдире (1946–1970), мономерлар һәм полимерлар комплекслы лабораториясе җитәкчесе (1958–1970).

1937–39 елларда репрессияләнә.

1945–1952 елларда Г.Х.Камай СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында гыйльми сәркәтип.

35 авторлык таныклыгы бар.

Тикшеренүләре

Хезмәтләре элементорганик һәм нитрокушылмалар химиясенә карый.

Д.И.Менделеев периодик системасындагы 5 нче төркем элементларының органик кушылмалары реакцияләрен, синтез ысулларын ача.

Бөек Ватан сугышы елларында Оборона Дәүләт комитеты йөкләмәсе буенча А.Е.Арбузов җитәкчелегендәге әйдәп баручы химиклар төркеме белән заринны ресинтезлауда катнаша.

Мышьякорганик кушылмалар буенча өйрәнүләрне Г.Х.Камай немец химигы Я.Мейзенгеймер лабораториясендә башлый. Катнаш фосфор-мышьякорганик кушылмаларның яңа төркемен ачуы әлеге эшләрнең дәвамы булып тора, анда мышьяк атомы фосфор атомы белән турыдан-туры бәйләнгән.

Мышьякның кислородлы кислота эфирлары меркаптаннар белән реакциягә җиңел кереп, өч валентлы мышьякның тиокислота эфирларын барлыкка китерүен исбатлый, гөмбәчеккә каршы актив кушылмалар ала.

Өчалкилфосфитларның дүртхлорлы углерод белән үзара тәэсир итешү реакциясен ача (кара: Камай реакциясе), реакция продуктлары – фосфорның төрле кислоталары өчхлорлы метил кушылмаларының – гербицид һәм фунгицид активлыкка ия булуын күрсәтә.

Г.Х.Камай фосфор кислотасының аллил эфирларын синтезлый (В.А.Кухтин белән берлектә), аларның полимерлашуын һәм сополимерлашуын өйрәнә, бу мәсьәлә аның тарафыннан (В.С.Цивунин белән берлектә) фосфорның алкенил кушылмаларында да чишелә.

Өч валентлы фосфор кислотасы эфирларының чиксез кислоталар һәм аларның кушылмалары белән реакцияләрен эшли (бергәләп). Өч һәм биш валентлы фосфор хлоридларының төрле чиксез һәм галогенлы углеводородлар белән реакциягә керү сәләтен өйрәнә (бергәләп).

Г.Х.Камайның нитрокушылмалар (югары энергияле кушылмалар) өлкәсендәге хезмәтләре оборона сәнәгате өчен зур әһәмияткә ия була.

Төп органик һәм нефтехимик синтез технологиясе буенча хезмәтләр, Казан химия фәнни мәктәбе вәкилләре турындагы фәнни-популяр мәкаләләр авторы.

Татарлар арасында химияне һәм химик технологияләрне популярлаштыруга өлеш кертә, русча-татарча химия терминнары сүзлеген төзи, химия дәреслеген татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Фәнни-тикшеренү һәм җәмәгать эшләрендәге казанышлары өчен Татарстанның Социалистик Төзелеш Батыры исеме бирелә (1932).

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1952). Ике Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

1994 елда Татарстан Фәннәр академиясе химия һәм химик технология өлкәсендәге иң яхшы хезмәтләр өчен Г.Х.Камай исемендәге бүләк булдыра.

Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

1978 елда Казан химия-технология институтының (хәзерге Казан милли тикшеренү технология университеты) төп бинасында истәлек тактасы куела.

Хезмәтләре

О реакции получения фосфонуксусного и фосфонмалонового эфира // Журнал общей химии. 1947. Т. 17, вып. 12 (автордаш).

Методы синтеза и реакции эфиров кислот мышьяка // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1964. Кн. 13 (автордаш).

Стереохимия органических соединений фосфора и мышьяка // Успехи химии. 1966. Т. 35, вып. 8 (автордаш).

Мечте навстречу. М., 1970.

Әдәбият

Гильм Камай. Казань, 1982.

Валеева Н.Ш., Вьюгина С.В. Научно-педагогический потенциал химической школы Г.Х.Камая. Казань, 2005.

Автор – В.Г.Абзалова