Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Гәрәй исеме белән билгеле.

XVII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык, һөнәрчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында  Е.И.Пугачёв ягында халкы старшина Атнагул Тимирев җитәкчелегендәге отрядта сугыша.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1402 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Чалманарат авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Яңа юл” колхозы оештырыла. Хуҗалыкларны эреләндерү чорында Югары Гәрәй авылы белән Тельман исемендәге колхоз берләштерелә. 1958 елда авыл Фрунзе исемендәге колхоз составына керә  (Бурсык, Татар Ямалы, Чалманарат, Шәбез торак пунктлары). 1966 елда “Актаныш” терлекчелек совхозы составында (Татар Ямалы авылы).

Халкы “Наратлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр башлангыч мәкләп эшли (бина 1988 елда төзелә). Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (2009 елдан).

Шәбәз елгасының сул ярында Пьянобор культурасына караган Түбән Гәрәй авыллыгы табыла.

Күренекле кешеләре

И.К.Вәзиев (1957 елда туган) – ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты;

Н.А.Газетдинов (1939 – 2008) РФнең халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы.

Халык саны

1795 елда – 136,
1834 елда – 307,
1859 елда – 423,
1884 елда – 512,
1897 елда – 620,
1906 елда – 743,
1913 елда – 796,
1920 елда – 823,
1926 елда – 584,
1938 елда – 461,
1949 елда – 302,
1958 елда – 280,
1970 елда – 249,
1979 елда – 217,
1989 елда – 117,
2002 елда – 124,
2010 елда – 100,
2015 елда – 121 кеше (татарлар).