Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Орел авыл җирлеге составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1971 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Авылдан көнчыгыштарак ТРның табигать истәлеге – “Чиста күл” урнашкан.

Халык саны

1949 елда – 185,
1958 елда – 191,
1970 елда – 125,
1979 елда – 162,
1989 елда – 49,
2002 елда – 20,
2010 елда – 22,
2017 елда – 14 кеше (руслар).