Тарихы

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерче эше, Казанга икмәк ташу тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәдрәсә (биналары 1892 һәм 1897 елларда төзелә), су тегермәне, тимерчелек, 8 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2029 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Селәнгеш волостена керә.

1920 елдан – Лаеш, 1924 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Күн авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1930 елда) – «Кызыл яшьләр», 1931 елда «Марс» колхозлары оештырыла. 1933 елда алар «Марс» исеме астында берләштерелә, 1944 елда хуҗалык «Марс», «Илдар», «Кызыл яшьләр» колхозларына бүленә, 1950 елда алар кабат «Марс» колхозына берләштерелә (авылда үзәк утар урнаша), 1958 елда аңа Мичурин исем. колхоз (үзәк утары – Әлбәдән авылы) кушыла. 1979 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1980 елда) атамасы Гаврилов исем. колхоз дип үзгәртелә (авылда үзәк утар урнаша).

1997–2004 елларда авылда – Гаврилов исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта «Гаврилов исем. агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык, 1939 елда – сигезьеллык, 1944 елда – җидееллык, 1974 елда – урта, 2017 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1933 һәм 1977 елларда яңа биналар төзелә), 2008 елда Советлар Союзы Герое П.М.Гаврилов исеме бирелә.

Мәктәп каршында 1980 елда туган якны өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – Р.В.Галәвиева, җитәкчесе – Ч.Г.Дәминова).

1980 еллардан 2011 елга кадәр Питрәч өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты (1961 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1966 елдан), китапханә (1939 елдан – уку өе, 1966 елдан – мәдәният йорты бинасында), «Наратлык» бабалар бакчасы (1984 елдан, 2009 елдан – мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Яшь йөрәкләр» татар җыры ансамбле (1993 елдан, 2007 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – С.Г.Гыйсмәтова), «Хәят» театр коллективы (2020 елдан) эшли.

1981 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1980 елда) Советлар Союзы Герое П.М.Гавриловның бронза бюсты куела (скульпторы – В.И.Рогожин).

Авыл янында төзекләндерелгән «Изгеләр», «Исмәгыйль чишмәсе», «Изгеләр чишмәсе» кизләүләре урнашкан.

Күренекле кешеләре

А.С.Хафизов (1943–2020) – Татарстан Республикасының халык, РФнең атказанган артисты;

Р.Х.Юкачёва (1959–2022) – Татарстан Республикасының халык артисты, Д.Сираҗиев исем. театраль бүләк лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 110 ир-ат;
1859 елда – 824,
1897 елда – 1315,
1908 елда – 1248,
1920 елда – 1555,
1926 елда – 1379,
1949 елда – 1317,
1958 елда – 1434,
1970 елда – 1392,
1979 елда – 1223,
1989 елда – 998,
2002 елда – 860,
2010 елда – 800,
2020 елда – 825 кеше (татарлар).