Евразия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган.

ТР территориясендә барлык районнарда да очрый. Болын, сазлык, урман буйларында, печән кибәннәрендә, хуҗалык каралтыларында яши.

Гәүдәсе сузынкы, сыгылмалы, нәзек, озынлыгы 15-26 см, койрыгы 2-7 см; авырлыгы 40-100 г. Башы кечкенә, колаклары кыска һәм киң. Мыеклары озын һәм күзләре өстендә кыллар бар. Тәпиләрендәге тырнаклары конуссыман, нәзек һәм үткен. Мехы куе, кыска, кышын ак, җәен гәүдәнең өсте соргылт-кызыл, асты ак төстә. Оясын тычкан өннәрендә, агач тамырлары, чыбык-чабык өемнәре астында ясый. Парлашу вакыты – март-апрельдә. Балалары (3 тән 10 га кадәр) май-июнь аенда туа.

Ләтчә – кимерүчеләрнең барлык яшеренү урыннарына керә алучы бердәнбер ерткыч. Башлыча вак кимерүчеләр, шулай ук кошлар һәм бакалар белән туклана. Төп дошманы – ас. Еш кына ләтчә башка ерткыч хайваннар һәм кошлар корбаны була.

Кәсәбәчелек әһәмияте юк, әмма тычкансыман кимерүчеләрне юк итеп зур файда китерә.