- РУС
- ТАТ
шәркыятьче галим, гарәп теле һәм ислам дине белгече, филология фәннәре докторы (1984), профессор (1987)
1929 елның 25 феврале, Буа кантоны Казма авылы — 2001 елның 1 декабре, Казан.
Халидов Б.З. улы.
Ленинград университетын тәмамлый (1951).
1955 елдан СССР ФА Көнчыгышны өйрәнү институтында (соңрак РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград филиалы, аннары РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт-Петербург филиалы дип үзгәртелә), 1961 елдан Гарәп теле кабинеты (1978 елдан Якын Көнчыгыш секторы дип үзгәртелә) мөдире, бер үк вакытта, 1959 елдан, Ленинград университетының көнчыгыш факультетында.
2000 елдан Казанда: Казан университетының Көнчыгышны өйрәнү институты профессоры.
Хезмәтләре археографиягә (гарәп кулъязмалары), гарәп классик әдәбиятына, Көнчыгыш Европада ислам динен өйрәнүгә карый.
В.В.Бартольд, А.Е.Крымский, И.Ю.Крачковский, В.И.Беляев хезмәтләрен басмага әзерли. Тарихчы М.Г.Госманов белән берлектә болгар галиме Таҗетдин бине Юныс әл-Болгаринең «әт-Тиръяк әл-кәбир» («Агуланулардан көчле дәва», дару әзерләү буенча трактат, XIII йөзнең 1 нче яртысы) исемле кулъязма хезмәтен фәнни әйләнешкә кертә. Ул Халидов тәрҗемәсендә һәм аның шәрехләмәләре белән 1997 елда Казанда «Зур тиръяк» исеме белән басыла.
Арабские рукописи и арабская рукописная традиция. М., 1985;
Словари Исхака ал-Фараби и Махмуда ал-Кашгари. М., 1987.
Зайнуллин Г.Г. Анас Бакиевич Халидов. 1929–2001. К., 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.