Биографиясе

1808 ел, Саратов губернасы Царицын шәһәре — 1865 елның 10 июне, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1828), Иркутск шәһәренә һәм Байкал аръягы краена командировкага җибәрелә. Күчмә монголлар һәм бурятлар арасында яши, монгол һәм тибет телләрен өйрәнә.

1833–1853 елларда Казан университетында: адъюнкт, экстраординар (1835 елдан) һәм ординар (1846 елдан) профессор. Бер үк вакытта Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә монгол теле (1833 елдан), Казан руханилар академиясендә монгол һәм калмык телләре (1844 елдан) укыта.

1855 елдан Петербург университеты профессоры.

1860 елдан Көнбатыш Себер училищеләренең баш инспекторы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре монгол һәм калмык тел белеменә карый.

«Монгол телен өйрәнә башлаучылар өчен монгол хрестоматиясе» («Монгольская хрестоматия для начинающих обучаться монгольскому языку», 1–2 кис., 1836–37) өчен 4 нче дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә, «Калмык теле грамматикасы» («Грамматика калмыцкого языка», 1848) өчен Демидов бүләгенә лаек була.

Хезмәтләре

Арифметика на монгольском языке. К., 1837;

Краткие замечания о приволжских калмыках // Журн. М-ва народного просвещения. 1839. Ч. 22, отд. 2.

Әдәбият  

Назарьев В. Жизнь и люди былого времени // Ист. вестн. 1890. № 12.