Бердәнбер төре – гади чыршылык үләне (H. monotropa). Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган.

Татарстан территориясендә барлык районнарның ылыслы, катнаш, икенчел вак яфраклы урманнарында очрый. Чыршылык үләне үсү өчен төп шарт – туфракта органик матдәләргә бай үсемлек коелдыкларының калын түшәлмәсе булу.

Үсемлек гөмбәләр белән микориза ясый. Тамырчасы оясыман, нык тармаклы. Сабагы сусыл, туры, биеклеге 10-25 см, аксыл яки саргылт. Яфраклары чиратлашкан, тәңкәсыман. Чәчәкләре саргылт, кыңгыраусыман, иенке чук чәчәк төркемендә. Җимеше – вак орлыклы тартмачык. Июнь ахыры-июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Туклануы буенча чыршылык үләне эшләпәле гөмбәләр белән охшаш һәм сапрофитларга керә.

Баллы үсемлек.