Биографиясе

1851 - 1917 елдан соң.

Икмәк, бакалея товарлары белән сәүдә итеп, шактый капитал туплый һәм аны Иделдә үз пароходчылыгын төзүгә тота.

XX йөз башында С.А.Земляновның 7 буксир пароходы һәм 54 баржасы була. Милкенең бәясе 500 мең сумнан артып китә.

1896–1917 елларда Казан шәһәр думасы гласные, 1901–1917 елларда Казан шәһәр банк җәмгыяте исәп-хисап комитеты, 1909–1917 елларда шәһәр финанс комиссиясе әгъзасы. 1904–1908 елларда Елга училищесы попечительләр советы рәисе.

Казанда әлеге училищены төзүгә 25 мең сум акча һәм җир биләмәсе, шулай ук рус православие чиркәвенә шактый акча бирә.

Бүләкләре

Иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен 3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены, медальләр белән бүләкләнә.