- РУС
- ТАТ
механика өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (2002), профессор (1993), ТРның атказанган уйлап табучысы (2005)
1938 елның 8 сентябрендә Рязань өлкәсенең Каверино районы Каверино авылында туа.
1962 елда Рязань авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1961–1963 елларда Рязань совнархозының махсус КБсында эшли.
1963–1984 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында, машина детальләре һәм графикасы кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы (1977–1980).
1984–2001 елларда Рязань авыл хуҗалыгы академиясендә, теоретик механика кафедрасы мөдире (1984–1989).
2001 елдан Казан энергетика университетында, бер үк вакытта Казан аграр университетында (2002 елдан) һәм «1 нче номерлы Казан автотранспорт предприятиесе» АҖдә яңа техника буенча киңәшче (2002–2006).
Хезмәтләре күп массалы системаларның ышанычлылыгы, тотрыклылыгы һәм тирбәнешләре мәсьәләләренә карый. Маркин тешләр деформациясенең туры тешле цилиндрик тапшыргычлар әйләнеше тигезлегенә тәэсирен тикшерә (тикшерү нәтиҗәләре Рязань станоклар төзү һәм Рязань комбайн машиналары төзү заводларында гамәлгә кертелгән). Механика буенча укыту-лаб. җиһазлары, югары уку йортларында фәннәрне укыту өчен практикумнар әзерли.
Уйлап табуга 115 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр белән бүләкләнә.
Неравномерность вращения и вибрационный контроль зубчатых передач. К., 1982;
Восстановление зубчатых передач сельскохозяйственной техники. Рязань, 2001;
Учебное и лабораторное оборудование по механике. К., 2004 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.