Эчтәлек

Графиканың төп чаралары – хәрефләр һәм тыныш билгеләре. Шулай ук графика чараларына сүз кыскартуның төрле ысуллары, сүзләр арасында, текстны башлау алдыннан буш урын калдыру, юл хәрефләре куллану, сүзләрнең астына сызу һәм төрле шрифтлар белән аерып чыгару керә.

«Графика» төшенчәсен аваз-хәреф язылышына (алфавит, графика, орфография) карата кулланалар.

Хәзерге вакытта дөньяда кириллицага, латин һәм гарәп язуына нигезләнгән милли язу системалары киң таралган.

Татарларның борынгы бабалары (VIII–X йөзләр) Орхон-Енисей язуына охшаш борынгы язу системасы кулланганнар. Татарстан территориясендәге археологик тикшеренүләр вакытында табылган төрле әйберләрдәге (балчык, металл савытлар һ.б.) язулар шуның ачык дәлиле булып тора.

Ислам дине кабул ителгәннән соң, Гарәбстан һәм Иран белән мәдәни-икътисади элемтәләр урнашу (X йөз) нәтиҗәсендә борынгы төрки алвафит гарәп язуы белән алыштырыла. Алтын Урда чорында гарәп язуы белән параллель рәвештә беркадәр вакыт уйгыр язуы да кулланыла.

1927 елда латин алфавитына нигезләнгән яңалиф кертелә. 1939 елда яңалиф ТАССР Югары Совет Президиум Указы нигезендә татар теленең үзенчәлекле авазларын белдерү өчен 6 хәреф (ә, ө, ү, җ, ң, һ) өстәлгән кириллица белән алыштырыла.

1999 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан «Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында» Закон кабул ителә; анда 2011 елга кадәр (күчеш дәвере) ике алфавитның да кулланылышта булуы карала. Ләкин 2002 елның 1 декабрендә РФ Законы «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы РФ Законының 3 нче маддәсенә өстәмә кертә. Анда «Россия Федерациясенең һәм андагы республикаларның дәүләт телләре алфавитлары кириллицага нигезләнеп төзеләләр. Россия Федерациясе һәм республикаларның дәүләт телләре алфавитларының башка графикага корылган нигезләре федераль законнар белән билгеләнә алалар» дип күрсәтелә.

Әдәбият

Матусевич М.И. Графика // Введение в общую фонетику. М., 1959;

Клосон Дж. Происхождение тюркского рунического алфавита // Зарубежная тюркология. М., 1986;

Графика и орфография // Татарская грамматика. Казань, 1993. Т. 1;

Курбатов Х. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. Казан, 1999.

Автор – Х.Р.Курбатов