800 гә якын төре билгеле, башлыча, Көньяк Африка, Көньяк Америка һәм Мексикада, берничә төре Евразиядә очрый. Татарстан территориясендә бер төре гади кымызлык (O. acetosella) Кама алдында очрый. Ылыслы һәм катнаш урманнарда үсә.

5–10 см биеклектәге сабаксыз күпьеллык үләнчел үсемлек, җир өслегеннән үрмәләүче тамырчасы итчел алсу кабырчык белән капланган. Яфраклары тамыр яны яралгысында, өчәрле, ачык яшел; болытлы көннәрдә шклай ук төнгә җыелалар һәм иеләләр. Чәчәкләре эре, ак, берле, озын чәчәк сапларында. Җимеше — алты оялы тартмачык. Орлыклары вак, яссы, җирән, ак итчел үсентеле, өлгерү вакытында тышка атыла. Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль–августта өлгерә. Күбрәк тамырчадан үрчи.

Үсемлекнең барлык өлешләрендә кузгалак кислотасының калий тозы, С витамины, каротин, рутин бар.

Үсемлек әчкелтем тәмле. Аш һәм салатлар әзерләгәндә кулланыла.

Халык медицинасында яңа җыелган яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә бавыр авырулары, бөер ялкынсынуы, ашкайнату эшчәнлеге бозылганда кулланыла. Вакланган яфракларын үлекле яраларга, җәрәхәт, шешләргә куялар.

Яфрак һәм җимешләре кыргый җәнлекләр өчен азык.

Декоратив, баллы үсемлек.

Гади кымызлык