Биографиясе

1924 елның 17 феврале, Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Ключищи авылы – 1989 елның 11 марты, Мәскәү

«Кызыл пролетарий» (Мәскәү) станоклар төзү заводында токарь булып эшли.

1943 елның августыннан Бөек Ватан сугышында гвардия кече сержанты, 121 нче гвардия махсус саперлар батальонының саперлар отделениесе командиры (3 нче гвардия танк армиясе). Беренче Украина фронты гаскәрләре белән Украина һәм Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша.

1943 елның 30 декабрендә Скоморохи авылы (Житомир өлкәсе) янында; 1945 елның 25 гыйнварында Глейвиц шәһәре (Германия, хәзерге Гливице, Польша), 1945 елның 21 апрелендә Клаусдорф торак пункты (Германия) өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Мәскәүнең 73 нче мәктәбендә хуҗалык мөдире булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Солдатская слава. М., 1963.

Кавалеры ордена Славы – горьковчане. Горький, 1970.

Остроухов П.Г., Романьков А.И., Рощин И.И. Богатыри земли Московской. М., 1977.

Кавалеры ордена Славы трех степеней: краткий биографический словарь. М., 2000.