Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була (1826 елдан, А.Әхмәтов акчасына төзелә).

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 584,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Сәрдебаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Олыяз авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Калинин” колхозы оештырыла, 1950 елдан – Ленин исемендәге колхоз (Олыяз авылы), 1961 елдан – “Урал” колхозы (Олыяз авылы), 1993 елдан – “Урал” крәстиян хуҗалыгы берләшмәсе, 2002 елдан – “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1986 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәчет (1998 елдан) бар. Шулай ук төзекләндерелгән “Хәлфә бабай чишмәсе” (2002 ел) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Югары Казаклар урта гасыр зираты, анда халык арасында изге Хәлфә бабай буларак хөрмәтләнгән Байрашхуҗа (1569 ел) улы Ибрашхуҗа кабере сакланган. 2002 елда аның каберенә кабер ташы куела (татарлар һәм күрше авыл марилары килеп йөри).

Күренекле кешеләре

Ф.В.Кәримуллин (1950 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 148,
1885 елда – 198,
1920 елда – 350,
1926 елда – 351,
1938 елда – 325,
1949 елда – 231,
1958 елда – 145,
1970 елда – 161,
1979 елда – 130,
1989 елда – 138,
2002 елда – 144,
2010 елда – 151,
2017 елда – 146 кеше (татарлар).