1984 елда фәнни өйрәнү музее буларак оештырыла. Университетның уку-лаборатория корпусында урнашкан. Фондта 16 меңгә якын саклау берәмлеге, шул исәптән авторлары университет укытучылары, рус һәм чит ил галимнәре булган медицина әдәбиятының сирәк нөсхәләре; XIX–XX йөзләрдәге уникаль медицина инструментлары һәм медицина җиһазлары; төрле документаль материал; мәшһүр медицина эшлеклеләренең альбомнары, фотосурәтләре, портретлары, рәсемнәре; медицина тематикасына медальләр һәм билгеләр коллекциясе бар. Экспозицияләр «XIX йөзнең 1 нче яртысы Казан Император университетының медицина факультеты», «XIX йөзнең 2 нче яртысында Европа дәрәҗәсендәге фәнни-медицина мәктәпләре», «Медицина институтын оештыру», «Бөек Ватан сугышы елларында медицина институты», «Совет медицина фәнни мәктәпләре» дигән бүлекләрдән тора. Экспонатлар арасында баш миенең үткәрүче юллары моделе (психоневролог В.М.Бехтерев лабораториясеннән алынган), Татарстан һәм Россиянең танылган медицина эшлеклеләренең: медицина факультетының беренче деканы, терапевт Ф.Х.Эрдман, гигиенист К.Ф.Фукс, анатомнар Е.Ф.Аристов, В.Н.Терновский, гистолог А.Н.Миславский, паталогоанатом Н.М.Любимов, патофизиолог В.В.Пашутин, хирург А.В.Вишневский, гигиенист В.В.Милославский, СССР сәламәтлек саклау министры С.В.Курашов (1966–1994 елларда институт аның исемен йөртә) һ.б. ның документлары бар. Музейда уникаль мемориаль мебель саклана. Медицина тарихы буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла (медицина тарихы кафедрасы укытучылары һәм студентлар түгәрәге әгъзалары). Казан медицина университеты каршында Анатомия театры, Патологик анатомия музее, В.С.Груздев, А.В.Вишневский, Л.А.Даркшевич музей-кабинетлары бар.

Авторлар — Э.З.Якупов, А.С.Созинов