Биографиясе

1952 елның 20 февралендә БАССРның Дүртөйле районы Яңа Биектау авылында туган.

Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң (1974 ел), «Үзбәкгазпром» (Ташкент) җитештерү берләшмәсенең Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә эшли. 1977 елдан Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтында, нефть чыганакларын эшкәртү бүлеге мөдире (2004 елдан).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге автоматлаштырылган проектлау технологияләре нигезендә нефть чыганакларын эшкәртү алымнарын булдыруда һәм сәнәгатькә кертүдә катнашканы өчен бирелә.

Хезмәтләре

Система разработки нефтяных месторождений горизонтальными скважинами // Геология, геофизика и разработка нефтяных месторождений. 1996. № 4 (автордаш).

Планирование методов увеличения нефтеотдачи и стимуляции скважин по технологическим показателям эксплуатации // Нефтяное хоз-во. 2004. № 7