Чыгу урыны һәм вакыты

1922 елда Уфа шәһәрендә айга 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 4 саны чыга.

Шигаре: «Пролетар эшче-крәстиян галиҗәнапләре – Бөтенроссиянең үз хуҗалары!». «Октябрьский натиск» басмаханәсендә басыла.

Наширләре һәм мөхәррирләре И.Рәмиев, Д.Юлтый, Н.Кадыйров.

Юнәлеше

Журнал үз алдына руханилар, милләтчеләр һәм бюрократлар белән көрәшүне максат итеп куя.

3 нче һәм 4 нче саннары хакимият тарафыннан конфискацияләнә, хакимияткә каршы пропаганда алып баруда гаепләнеп, журнал чыгудан туктатыла.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала ХХ в.: Библиографический указатель. Казань, 2000;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Мәдәнейәт фырунтында X йыл: Материалдар йыйынтыгы. Өфө, 1929.