Татарстан Республикасының 2004 ел 24 март Законы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан укыту һәм фәнни эштәге, кадрлар әзерләүдәге казанышлары өчен югары белем, югары уку йортыннан соң һөнәри өстәмә белем бирү системасы һәм дәүләт югары белем бирү идарәсе органнары системасы хезмәткәрләренә, укытучыларга бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 55 кеше лаек була.