Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакыттан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Мәләкәс авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Калинин исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елдан авылда – берләштерелгән Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Мәләкәс авылы), 1999 елдан – Калинин исемендәге җитештерү кооперативы, 2008 елдан – «Тимерхан» агрофирмасы, 2011 елдан «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгы (кошчылык) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында төзекләндерелгән "Изге чишмә" бар.

Халык саны

1938 елда – 118,
1949 елда – 177,
1958 елда – 148,
1970 елда – 175,
1979 елда – 136,
1989 елда – 58,
2002 елда – 94,
2010 елда – 89,
2020 елда – 102 кеше (керәшен татарлар).