Чыгу урыны һәм вакыты

1923 елның 18 апреленнән 1924 елның 21 июленә кадәр Орск шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 71 саны чыга.

Г.Айсов, К.Әхмәр, М.Габдерәхимов, Г.Галиәкбәр, Х.Галиәкбәрова, М.Латыйпов, А.Мирзабәк, М.Хуҗиәхмәтов һәм башка мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

Редакция партия һәм совет хакимиятенең яңа директиваларын вакытында яктырту, халыкның сәяси үзаңын һәм мәдәни дәрәҗәсен күтәрү максатын куя.

«Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дигән лозунг астында чыга.

Газетада икътисади бөлгенлекне бетерү юллары, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе, чит илләр технологиясен кертү, РКСМ ячейкалары эшчәнлеге, эшче һәм крәстияннәрнең файдалы ялын оештыру, эчкечелеккә каршы көрәш, акча реформасы, Кырым, Себер, Мәскәүдә яшәүче татарларның хәле, хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклылыгы һәм башка турында мәкаләләр басыла.

Революцион лозунгларны пропагандалый, пролетариат хәрәкәтен яклый, динне алга таба үсешнең төп тоткарлыгы дип саный.

Гомуми белем бирү мәктәпләре программаларыннан дини дисциплиналарны чыгаруны яклый.

Мулла һәм имамнарны тәнкыйтьләүче сатирик мәкаләләр, революцион эчтәлекле шигырьләр, төрле хәлләр хроникасын, белдерүләр бастыра.

Төпле белгечләр, басмаханә җиһазлары җитешмәве һәм бина булмау сәбәпле редакция халыкка һәм төрле оешмаларга матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.                             

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор –  А.Ә.Хасавнех