Кырыкмас елгасының (Иж елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 39,4 км, ТР чикләрендә — 6 км. Бассейнының мәйданы 506,5 км2.

Сарапул калкулыгыннан ага. Елга башы Удмурт Республикасы территориясендә, тамагы Әгерҗе районы Комсомолка посёлогыннан 2 км көнбатыштарак. Түбән агымында елга тугае сазлыклы. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы — 77 м.

Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%. Шехостанканың 0,3 тән 23,2 км га кадәр озынлыктагы 21 кушылдыгы бар, аларның күпчелеге Удмурт Республикасы территориясеннән ага.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,41 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 114 мм, ташу вакытында су агымы катламы 98 мм.

Язгы ташу, гадәттә, март ахыры — апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,36 м3/с. Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты 9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.