- РУС
- ТАТ
Татарстанның Минзәлә районындагы поселок. Минзәлә шәһәреннән 19 км көньяк-көнчыгыштарак, Брустан елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан
Поселок 1820 елда Сембер губернасының Ардат өязе һәм Түбән Новгород губернасының Сергач өязе Алексеевка авылыннан күченгән руслар тарафыннан нигезләнә. Акрынлап анда Куян авылыннан татарлар күченә башлый.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (торак пунктның исеме беренче хуҗасы корнет Ф.Ф.Әхмәтов фамилиясеннән ясала). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук төрле кәсепчелек, ит белән сәүдә итү тарала.
1870 ел мәгълүматлары буенча поселокта җил тегермәне эшли.
XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 88 дисәтинә тәшкил итә. 1907 елда крәстияннәр, ширкәт оештырып, алпавыт А.Н.Исаевтан тагын 190 дисәтинә җир сатып алалар.
1865 елга кадәр поселок – Оренбург губернасына, 1865–1924 елларда Уфа губернасының Минзәлә өязе Матвеевка волостена керә. 1924 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.
Хәзер Бикбау авыл җирлеге составына керә.
1929 елда поселокта колхоз оештырыла (таркала), 1931 елда – “Просвет второй пятилетки” колхозы. 1950 елда “Дружный” авыл хуҗалыгы артеле (Куян авылы) составына керә, 1956 елдан – “Победа” колхозы, 1961 елдан – “Гигант” колхозы, 1999 елдан – “Өмет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1834 елда – 179,
1859 елда – 106,
1870 елда – 188,
1913 елда – 135,
1921 елда – 152,
1926 елда – 139,
1938 елда – 145,
1949 елда – 89,
1958 елда – 66,
1970 елда – 83,
1979 елда – 69,
1989 елда – 39,
2002 елда – 30,
2010 елда – 26,
2017 елда – 25 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.