- РУС
- ТАТ
1768 ел – 1802 елның 10 августы, Казан.
Дворяннар нәселеннән. 1787 елдан Санкт-Петербургта хәрби оешмаларда эшли. 1800–1801 елларда Санкт-Петербургның өлкән (обер) полицмейстеры.
1801 елдан Казанда губернатор.
А.А.Аплечеев губерна күләмендә ялган акча ясаучылар һ.б. җинаятьчеләр белән актив көрәшә, Санкт-Петербургны азык-төлек белән тәэмин итү эшен башкара.
Аның заманында Казандагы 1 нче гимназия карамагындагы Азия басмаханәсендә татар китапларын басу җайга салына; Спас һәм Тәтеш өязләре кабат мөстәкыйль административ-территориаль берәмлеккә әвереләләр.
Петров П.Н. История родов русского дворянства. М., 1991. Т.2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.