ВКП(б)ның Тобол шәһәр комитеты һәм Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның район советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Тобол шәһәрендә (Омск өлкәсе) 1930 елның 23 апреленнән 1936 елның 11 февраленә кадәр татар телендә нәшер ителә, барысы 371 саны чыга.

Беренче 42 саны (1931 елның 25 мартына кадәр) «Советский Север» (ВКП(б)ның Тобол округ комитеты органы) газетасына кушымта булып чыга.

Наширләре — 1932 елның 1 февраленә кадәр — «Советский Север» газетасы редакциясе, 1932 елның 7 апреленә кадәр — «Тобольская правда» газетасы редакциясе.

Газета суднолар төзү верфе һәм Тобол биофабрикасы татар эшчеләре, шулай ук районның авыл халкы өчен чыгарыла.

Юнәлеше

Җирле иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышны чагылдыра. Төп игътибар колхоз һәм совхозлар эшчәнлегенә, алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсен пропагандалауга бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров