- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Красноярск краендагы административ-территориаль берәмлек
Красноярск краеның үзәк өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы — 5,8 мең кв.км. Үзәге – Казачинский авылы (Красноярск шәһәреннән 213 км читтә урнашкан).
Халкы – 10187 кеше, шул исәптән татарлар – 928 кеше (2016 ел). Татарлар, нигездә, район үзәгендә, Отношка, Гамурино һәм Дементьевка авылларында тупланып яшиләр.
Алар Казачин районы территориясендә XX йөз башында күренә башлыйлар. 1911 елда Казан губернасыннан чыккан кешеләр Яңа Төркеш (хәзер Отношка) авылына нигез салалар. 1917 елга кадәр мәчет, мәктәп эшли.
Хәзерге вакытта Отношка авылында татар теле — предмет буларак, Гамурино авылында факультатив рәвештә укытыла.
Отношка авылында фольклор клубы, халык драма коллективы, «Яшьлек» вокаль төркеме эшли; ел саен Сабан туе бәйрәме үткәрелә.
Отношка (1999 елдан) һәм Казачинский (2011 елдан) авылларында мәчетләр эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.