- РУС
- ТАТ
Түбән Новгородта
Түбән Новгород шәһәрендәге Ярминкә мәчете. 1828
1827 елда элекке агач мәчет (1817) урынында җәмәгать акчасына архитектор А.Л.Леер проекты буенча ампир стилендә үзәк манаралы, ике катлы мәчет-ротонда рәвешендә төзелә. Ул император Николай I нең 1829 елгы «галиҗәнап фәрманы» нигезендә Россиядә мәчетләр төзелеше өчен үрнәк проект санала.
Ярминкә мәчете Мәкәрҗә ярминкәсе архитектура ансамбленә керә һәм Бетанкур каналы яры буендагы Мөселман мәйданына урнаша. Үзәк композицияле бина көнбатыш һәм көнчыгыш якларында өчпочмаклы фронтонлы турыпочмаклы ризалитлар чыгып торган түгәрәк кирпеч корылмадан гыйбарәт. Мәчеткә керү ишеге тоскан ордерлы дүрт колонналы портик белән бизәлгән. Намаз уку залы икенче катта урнашкан, аңа беренче каттагы вестибюльдән ике яклап баскыч күтәрелә. Конуссыман түбә үзәгендә алты кырлы биек шпиль белән очланган ике яруслы манара. Манараның киселгән дүрт кырлы пирамида рәвешендәге ярусларының икенче әйләнәсендә куб формасындагы тумбалы рәшәткә белән әйләндереп алынган балкон урнаштырылган. Фасадлар бизәлешендә рустлау, ярымтүгәрәк куышлар, пилястрлар, модульоннар һ.б. файдаланылган.
1859 елда Ярминкә мәчете Мәкәрҗә ярминкәсендә чыккан янгыннан зыян күрә, ике ел дәвамында торгызыла.
1930 елда рәсми рәвештә ябыла һәм сүтелә.
Шумилкин С.М. Нижегородская ярмарка. Н.Новгород, 1996;
Сенюткина О.Н., Загидуллин И.К. Нижегородская ярмарочная мечеть — центр общения российских и зарубежных мусульман (XIX — начало ХХ вв.). Н.Новгород, 2005.
Автор — Х.Г. Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.