Тарихы

Авылга XVIII йөзнең ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Сукаеш исеме белән дә мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә, читкә китеп эшли .

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була, 1910 елда аның каршында мәктәп эшли. 1883 елда авылда Җамигъ мәчет бинасы төзелә.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1054 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Сукаеш авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Кызыл Көч» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.К.Камалов), 1951 елда аның составына «Кызыл Юл» колхозы керә (Түбән Сукаеш авылы). 1960 елдан «Тырыш» колхозы составында (Зур Сукаеш авылы).

1998 елда «Тырыш» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2009 елдан ««Азнакай»Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә «Азнакай»Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда балалар бакчасы ачыла. Мәчет бинасында мәктәп һәм клуб урнаша. 1936 елда яңа мәктәп, 1941 елда – клуб бинасы төзелә.

1990 еллар башына кадәр балалар бакчасы һәм мәдәният йорты эшли, 1992–2010 елларда элекке мәдәният йорты бинасында башлангыч мәктәп эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар (2013 елдан яңа бинада).

Авыл территориясендә чишмә төзекләндерелә (авылда яшәүче И.Ф.Мөхетдинов акчасына).

Күренекле кешеләре

Л.М.Солтанова (1944 елда туган) – драма актрисасы, ТАССРның халык артисты.

Халык саны

1795 елда – 64 ир заты;
1856 елда – 244,
1897 елда – 426,
1920 елда – 439,
1926 елда – 290,
1938 елда – 331,
1949 елда – 765,
1958 елда – 603,
1970 елда – 218,
1979 елда – 190,
1989 елда – 130,
2002 елда – 144,
2010 елда – 138,
2015 елда – 143 кеше (татарлар).