Тарихы

Мәлбагыш авылы халкы 1921 елда нигез салган Ак Түбә авылы тирәсендә 1953 елда төзелә.

1956 елның 5 июлендә Бөгелмә районындагы торак пункт буларак теркәлә, 1956 елның 27 августыннан шәһәр тибындагы поселок.

1959 елның 29 июненнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районнарына, 1963 елның 27 августыннан – Азнакай сәнәгать районына, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районына керә.

1929 елда (башка мәгълүматлар буенча 1931 елда) Ак Түбә авылында «Актүбә» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Мостафин), соңрак «Герой труда», 1953 елда «Мичуринец» дип үзгәртелә. Аның составына шулай ук «Красный Октябрь» (Дмитриевка авылы), «Йолдыз» (Йолдыз авылы), «Ударник» (Винзавод поселогы), «Нива» (Павловка авылы), «Зеленая Роща» (Александровка авылы), «Третий год пятилетки» (Владимировка авылы) колхозлары керә.

1957 елда «Сокольский» совхозы составына керә. 1964 елда «Сокольский» һәм «Актүбә» совхозларына бүленгәч, «Актүбә» совхозы (аңа шәһәр тибындагы Актүбә поселогы, Микулин, Чемодурово, Бирючевка, Түбән Соколка авыллары, Баланлы поселогы керә) составында.

1991 елда совхоз «Актүбәнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең агроцехы итеп үзгәртелә. Шәһәр тибындагы Актүбә поселогында ит һәм сөт җитештерү цехлары, 2 яшелчә саклау урыны эшли. 1997 елда совхоз «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең «Актүбә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп үзгәртелә.

Ромашкино чыганагының Павлово биләмәсендә нефть чыганакларын эшкәртү башлаганнан соң, 1950 елда эшчеләр бистәсе төзелә башлый. 1961–1964 елларда мәдәният йорты, тагын бер балалар бакчасы төзелә. 1960 елдан китапханә эшли (оештыручысы – М.А.Мөхитова), 1966 елдан – балалар китапханәсе (яңа бинада).

Бүгенге көндә

Хәзерге вакытта поселокта сәнәгатьнең төрле тармаклары үсеш алган. Эшчеләрнең күбесе нефть чыгару һәм аны беренчел эшкәртү белән мәшгуль.

«Актүбәнефть» промысел идарәсе 1965 елда «Азнакайнефть» нигезендә Ромашкино чыганагының Павлово, Зеленогорск, Холмово биләмәләрен үзләштерү өчен оештырыла. 1970 елда «Актүбә” нефть промыселы идарәсе «Актүбәнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе итеп үзгәртелә (1996 елда идарәләр берләштерелә).

Актүбә автотранспорт цехы, «Азнакай технологик транспорт идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, «Лен ПКРС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

«Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составындагы Актүбә төбәк җитештерү комплексы системасына 6 торак пункт керә (Благодатный, Микулин, Чемодурово, Карамалы, Таллыбүләк һәм Октябрь Бүләге авыллары).

2014 елда 3800 баш мөгезле эре терлек өчен мегаферма төзелә. Элеватор эшли.

Төзелеш оешмалары, шул исәптән «Актүбә төзелеш-монтаж идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли (1957 елда оештырыла).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, кошчылык, дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1920 елларда Актүбәдә башлангыч мәктәп ачыла (1925 елда төзелгән мәчет бинасында), 1953 елдан җидееллык мәктәп эшли.

Хәзерге вакытта мәгариф өлкәсендә:

  • 1 номерлы урта мәктәп (1953 елда ачыла, 1958 елда яңа бина төзелә; мәктәптә төбәк тарихыминералогия музее эшли, нигез салучы – В.А.Соколов);
  • 2 номерлы урта мәктәп (1967 елдан, 2001 елда 689 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә; мәктәптә тарихтөбәк тарихы музее эшли, нигез салучы – Ф.А.Кашапова);
  • 3 номерлы урта мәктәп (татар мәктәпгимназиясе, 1994 елда ачыла.; мәктәптә «Мирас» тарих-төбәк тарихын өйрәнү музей почмагы (нигез салучы – З.В.Зиннәтуллина), «Мин хәтерлим, мин горурланам!" сугыш даны почмагы бар);
  • сигезенче төрдәге гомуми белем бирү интернатмәктәбе (1962 елда туберкулез белән авыручы балалар өчен урта мәктәп-интернат буларак ачыла, үз бинасы 1963 елда төзелә);
  • мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 5 учреждение эшли.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә музыка мәктәбен (1963 елда ачыла) һәм сәнгать мәктәбен (1993 елда ачыла) берләштерү юлы белән барлыкка килгән Балалар сәнгать мәктәбе, «Развитие» балалар иҗат үзәге (1994 ел), «Барс» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (2003 ел), «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең ат спорты мәктәбе (1996 ел) эшли.

Спорт

Актүбәдә футбол стадионы, «Көмеш су» йөзү бассейны (1999), ату стадионы эшли.

Мәдәният

1993 елда Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе И.Сәлахова тарафыннан «Актүбә уенчыгы» милли остаханәсе оештырыла, 2000 елда җитештерү халык һөнәрчелеге дәрәҗәсен ала.

Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты эшли (1961 елдан, 2001 елдан яңа бинада). Анда «Эдельвейс», «Арабески», «Бәллүр чишмә» балалар вокаль ансамбльләре, «Весенняя капель» бию коллективы, «Раздолье» казак җыры ансамбле эшли (җитәкчесе – Ю.Хвалеев).

Изге Сергий Радонежский храмы (2007), «Ислах» һәм «Газиз» (икесе дә 2007 елда) мәчетләре төзелә.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау өлкәсендә Азнакай үзәк район хастаханәсенең Актүбә амбулаториясе (2000 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (2015 ел), «Ак Чишмә» реабилитация үзәге, район картлар һәм инвалидлар йорты, психоневрология диспансеры эшли.

Күренекле кешеләре

Актүбә шәһәр тибындагы поселокта яшәгән һәм эшләгән кешеләр:

И.С. Гәрәев (1977–2002) –Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, совхоз директоры;

А.Г.Гарипов (1925 елда туган) – Социалистик Хезмәт Герое (1965–1970 елларда "Актүбә" нефть промыселы идарәсендә эшли);

М.М.Гыймазов (1919–1982) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое («Татнефть» җитештерү берләшмәсенең Азнакай бораулау эшләре идарәсенең бораулау мастеры. Ул яшәгән йортта 1997 елда мемориаль такта куела);

А.Ф.Ягъфәров (1961 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары (1978–1988 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең Азнакай идарәсендә электромонтер, «Актүбә» нефть һәм газ чыгару идарәсенең план-икътисад бүлегендә икътисадчы, бүлек башлыгы урынбасары булып эшли).

Халык саны

1989 елда – 8400,
2002 г. – 9945,
2010 г. – 9237,
2015 г. – 9120 кеше (татарлар – 48,6%, руслар – 43,3%).