1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньягында урнашкан. Мари Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Арча шәһәре.

Мәйданы — 1843,7 кв.км.

Халкы 2017 елда — 52617 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 92,2%, руслар — 6,6%).

Район 128 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 17 мартында раслана.

Арча

Татар халык җыры. Солист - Ш.Әхмәтҗанов. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Герб тасвирламасы

«Яшел җирлектә — почмакларда өстән күренүле дүрт кашкарый чәчәге белән чиратлашкан, сабаксыз алтын башаклар белән каймаланган тешле өч манаралы һәм үтәли ачык, бусагасыз, капка а ́ркалы бүрәнәләрдән салынган алтын кирмән».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттә, уртасына сары бүрәнәле кальга, читләре буйлап 14 сары башак һәм 14 ак кашкарый чәчәкләре урнаштырылган туры почмаклы яшел тукыма».

Символика нигезләмәсе

Арча районы — Казан ханлыгының иң борынгы төбәкләреннән берсе. Биредә хаким һәм аксөякләрнең шәхси биләмәләре урнашкан булган. Бу җирләр гасырлар дәвамында Казан ханнарының ышанычлы таянычын тәшкил иткән. Арча тарихы татар халкының дәүләтчелеккә ирешүендә зур роль уйнаган күпсанлы вакыйгалар белән бәйле. Район үзәге — Арча шәһәре — урта гасырларда чик буе кальга-форпосты буларак нигезләнә. Кальга күп еллар буе үз вазифасын уңышлы башкарып, тыныч халыкны дошман яуларыннан саклап килә. Өяз шәһәре Арчаның 1781 елда расланган гербыннан күчерелгән алтын кальга образы төбәкнең тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра. Кальга сурәте шулай ук шәһәр һәм район арасындагы бәйләнешне күрсәтә. Башаклар һәм кашкарыйлардан ясалган кайма район икътисадының хәзерге нигезен тәшкил итүче авыл хуҗалыгын аңлата. Кашкарый — кояш һәм гомер озынлыгы билгесе. Көмеш төс — сафлык, камиллек, иминлек, татулык һәм үзара аңлашу; алтын — уңыш, муллык, тотрыклылык, акыл һәм абруй; яшел — табигать, сәламәтлек, үсеш символы.

Авторлар коллективы

А.Солтанов (Арча), Р.Хәйретдинов, Р.Салихов и И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), Г.Русанова (Мәскәү).