Биографиясе

1901 елның 29 декабре, хәзерге БРның Кырмыскалы районы Олыкүл авылы — 1996 елның 3 июле, Уфа шәһәре.

К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хужалыгы академиясен тәмамлый (1927).

1932 елдан Башкортстан селекция станциясендә бүлек мөдире урынбасары, директор урынбасары.

1955 елдан Башкортстан авыл хужалыгы фәнни-тикшеренү институтында агротехника бүлеге мөдире, директор урынбасары.

1958 елдан Башкортстан игенчелек һәм селекция фәнни-тикшеренү институтында көзге культуралар селекциясе лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хужалыгы культуралары селекциясенә карый. Кунакбаев арышның югары уңышлы интенсив сорты селекциясенең теоретик нигезен эшли, дөньяда беренче булып кыска сабаклы «Чулпан» сортын чыгара. Ул шулай ук арышның «Саратовка чишминская» (1949), «Чишминская 2», «Чишминская 3» (икесе дә 1963 елда), «Чулпан 3» (1979), карабодайның «Чишминская» (1972), «Дёмская» (1981); терлек азыгы өчен тритикаленең — «Башкирская 1» (1984) сортлары авторы.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, «Почёт билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре; БАССР Югары Сосеты Президиумының 4 Мактау грамотасы, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Озимая рожь и пути повышения её урожайности в Башкирии. Уфа, 1961;

Селекция озимой пшеницы в Башкирии. М., 1968;

О некоторых фактах формообразования у озимой ржи // Сельскохозяйственная биология. 1970. Т. 4, № 6.