Россиядә авиация приборлары төзү тармагының күптәнге, әйдәп баручы предприятиеләренең берсе. Эшләүчеләр саны — 1500 тирәсе кеше (2015).

Тарихы

Тарихы 1916 елда Киевта нигезләнгән Үзәк аэронавигация станциясе авиаостаханәләреннән башлана. 1917 елда алар җирлегендә Мәскәү казна авиация үлчәү приборлары һәм инструментлары заводы оештырыла (1918 елдан 1 нче дәүләт үлчәү приборлары һәм инструментлары заводы, 1933 елдан җылылык үлчәү приборлары заводы, 1937 елдан 230 нчы завод), 1941 елның көзендә Казанга эвакуацияләнә. 1967 елдан Казан «Электроприбор» заводы. 1999 елдан дәүләт унитар предприятиесе, 2004 елдан «Казан «Электроприбор» заводы» АҖ.

Бөек Ватан сугышы чорында завод сугыш самолетлары, танклар, корабльләр өчен тахо- һәм термометрия приборлары чыгара. Сугыштан соңгы елларда предприятиенең җитештерү юнәлеше үзгәртелә, ул шактый киңәйтелә һәм модернизацияләнә. 20 йөзнең икенче яртысында СССРда беренче тапкыр МиГ-21 истребительләре, киләчәктә реактив истребительләрнең һәм бомбардировщикларның күп кенә башка модельләре өчен автопилотлар һәм идарә системаларын җитештерү үзләштерелә. Радиолокацион төзәүле «һава-һава» класслы һәм тепловизион төзәүле «һава-җир» класслы ракеталар өчен гироскопик стабилизаторлар, космик корабльләрнең автомат рәвештә тоташуы системалары өчен гиростабильләшкән платформалар (алар ярдәмендә орбитада 150 дән артык тоташтыру гамәлгә ашырыла) эшләү җайга салына. Автомат идарә итү, янгын сигнализациясе, температураны һәм двигатель әйләнешләрен тәртипкә салу авиацион системаларын җитештерү оештырыла. 1990–2000 елларда завод «Ансат» һәм Ми-172 вертолетлары өчен идарә системалары һәм башка эшләнмәләр, югары төгәллекле ракета комплекслары өчен гиростабильләшкән платформаларның яңа төрләрен, шулай ук сәнәгать приборлары, автомобиль компонентлары, халык куллануы товарларын җитештерүне үзләштерә.

Производстволары

Завод структурасына җыю, электромонтаж, механика, кою, эретеп ябыштыру, штамповкалау, гальваника, лак-буяу, инструментлар производстволары керә.

Предприятиедә сыйфат белән идарә итү системасының халыкара ISO 9001–2001 стандартына туры килүе расланган.

«Электроприбор» тарафыннан гомуми мәйданы 100 мең м2 дан арткан 20 дән артык торак йорт, тулай торак, 10 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, поликлиника, хастаханә, ял базасы, балалар сәламәтләндерү лагеры һ.б. объектлар төзелә.

Продукциясе

Авиация двигательләре өчен парлы үлчәү аппаратлары үрнәкләре

Төп продукция — идарә итү, үлчәү, сигнал һәм көйләү приборлары һәм системалары Россиядә җитештерелгән барлык тип самолетларда һәм вертолётларда, авиация двигательләрендә файдаланыла. Шулай ук газ, химия сәнәгатьләре һәм энергетика җиһазлары өчен югары басымдагы газлы мохиттә температура үлчәү җайланмалары, йөк машиналары һәм җиңел машиналар өчен комплектлаучы детальләр, йозаклар, металл хуҗалык эшләнмәләре, сувенирлар җитештерелә. 2000 елларда завод берничә тапкыр «Россиянең иң яхшы экспортёры», «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсларында җиңүче була.

Бүләкләре

Предприятиенең 250 дән артык хезмәткәре дәүләт бүләкләренә — орденнарга һәм медальләргә, 20 гә якын кеше мактаулы исемнәргә лаек була.

Җитәкчеләре

Завод директорлары: Н.А.Романов (1940–1943), А.Н.Соколовский (1943–1945), П.П.Волков (1945–1946), Я.Н.Благой (1946–1948), С.А.Губанов (1948–1955), Ф.Ф.Павлович (1955–1966), Ә.М.Яушев (1966–1987), Г.В.Дивавин (1987–2007, 2007 елдан — директорлар советы рәисе), П.А.Шацких (2007 елдан).

Әдәбият                

Дегтярев Г.Д. Сафариев М.С., Хлебников А.А. Аэрокосмический комплекс Казани. К., 2007.

Авторлар — С.Г.Белов, Г.Я.Мәүлетова