Биографиясе

1924 елның 2 октябре, БАССРның Бәләбәй кантоны Күзәй авылы — 2017 елның 27 апреле, Мәскәү.

1943 елда пехота училищесен (Уфа шәһәре), 1952 елда Хәрби физик культура спорт институтын тәмамлый.

1952–1962 елларда Карпат алды хәрби округының физик әзерлек башлыгы, 1962–1967 елларда Армиянең үзәк СК башлыгы урынбасары, 1967–1970 елларда башлыгы, 1971–1979 елларда СССР Оборона министрлыгының спорт комитеты рәисе урынбасары, 1980 елда СССР Милли олимпия комитетының спорт командалары идарәсе башлыгы урынбасары, 1980–2000 елларда Мәскәү шәһәр физкультура-спорт берләшмәсенең Балалар-яшүсмерләр спорт клубында бүлек башлыгы, 2000 елдан Мәскәү Мәгариф департаменты каршындагы Хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе үзәгендә бүлек башлыгы, директор урынбасары.

СССР Фехтование федерациясе рәисе (1969–1983), Мәскәү татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы (2004 елдан).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «РФ Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт өчен» орденнары, медальләр, шул исәптән Болгария, Германия, Польша медальләре белән бүләкләнә.