Якынча 50 төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә 2 төре бар. Йөрәксыман яфраклы яки вак яфраклы юкә (T. cordata), киң яфраклы һәм катнаш урманнарда очрый.

Эре яфраклы юкә (T. platyphyllos) декоратив үсемлек буларак бакча-паркларда үстерелә. 15-25 м биеклектәге агач. Тамыр системасы куәтле, тирәндә, үзәк тамырлы. Яшь агачларның кабыгы шома, соргылт-көрән төстә, карт агачларның кәүсәләре яргаланган кабыклы. Ябалдашы шар- яки пирамидасыман, куе яфраклы. Бөреләре шактый зур, йомыркасыман формада, шома һәм ялтыравыклы, чиратлашып ботакчыкларда урнашканнар. Яфрак пластинкалары йөрәксыман формада, шактый гына асимметрияле. Яфрагы пычкы читле. Чәчәкләре вак, аксыл-сары, хуш исле, калкан чәчәк төркеменә җыйналган. Җимешләре – вак, кара диярлек озынча түгәрәк чикләвекчекләр, көз ахырында яки кышын коелалар. Июнь ахыры – июльдә чәчәк аталар. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Табигый шартларда юкә орлыктан, үсенте һәм үрентеләрдән үрчи. Күләгәгә чыдам.

Чәчәкләрендә эфир мае, флавоноид, сапонин, органик кислоталар, каротин бар. Чәчәк төркемен тирләткеч чара буларак файдаланалар. Яфраклары бактерицид үзлекләргә ия.

Үзагачы фанера, мичкә, музыка кораллары җитештерүдә кулланыла; юкәреннән – мунчала; курысыннан төрле әйберләр үрәләр.

Декоратив һәм баллы үсемлек. 150 елга кадәр яши.

Йөрәксыман яфраклы юкә