1321 ел, Хөҗәнд, хәзер Таҗикстан Республикасы — 1391 һәм 1400 еллар арасында, Тәбриз шәһәре, хәзер Иранда.

Иҗаты

Фарсы һәм төрки телләрдә яза. Сәмәрканд һәм Ташкент мәдрәсәләрендә укый, Мәккәгә хаҗ кыла, гомеренең күп өлешен Тәбриздә яши. 1385 елда Туктамыш ханның хатыны чакыруы буенча Алтын Урдага килә һәм дәүләтнең башкаласы Сарай әл-Җәдидтә 10 ел яши. «Диван» (14 мең бәйт исәпләнә; 8 меңгә якын бәйт сакланган), күп санлы газәлләр авторы. Кайбер галимнәр фикеренчә, төрки халыклар арасында киң таралган һәм Харәзминең «Мәхәббәтнамә» (1353) поэмасына назыйрә буларак язылган «Ләтафәтнамә» («Гүзәллек турында китап») поэмасы да Хөҗәндигә нисбәт ителә. Шагыйрьнең күп кенә әсәрләрендәге протест мотивлары аның дөньяга карашының бунтарь характерын чагылдыралар. Хөҗәнди поэзиясендә аеруча татар халык җырлары традицияләре сизелә.

Әсәрләре

Избранная лирика. Душ., 1949; Стихотворения. Душ., 1958.

Әдәбият

Тамимдари А. История персидской литературы. СПб., 2007.

Автор — А.М.Ахунов