- РУС
- ТАТ
Татарстанның Апас районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 19 км төньяк-көнбатыштарак, Бөя елгасы буенда урнашкан
Авылга XVIII йөз беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Мусеевы, Новопоселённые Биабаши исеме белән билгеле.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, чиркәү-приход мәктәбе, 4 су тегермәне, тимерче алачыгы, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1243 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1935 елның 25 гыйнварыннана – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Шәмбалыкчы авыл җирлеге составына керә.
Күмәкләштерү елларында авылда 2 колхоз оештырыла: руслар ягында – “Трудовой путь”, татарлар ягында – “8 март”. 1950–1957 елларда “Трудовой путь” колхозына берләштереләләр, 1957 елдан – “Дружба” колхозы, 1962 елдан – Ильич исемендәге колхоз, 1979 елдан – “Апас” совхозы, 1995 елдан – “Биябаш” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Дуслык”, “Маяк” крәстиян-фермер хуҗалыклары, , 2007 елдан “РиФ” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарык асрау, умартачылык белән шөгыльләнә.
2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.
Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1999 елдан), кәшәнә (2000 елдан) бар.
Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла: Урта Биябаш шәһәрлеге (имәнкискә культурасы).
1782 елда – 16 ир заты;
1859 елда – 493,
1897 елда – 1036,
1908 елда – 1298,
1920 елда – 624,
1926 елда – 492,
1938 елда – 644,
1949 елда – 685,
1958 елда – 506,
1970 елда – 357,
1979 елда – 232,
1989 елда – 199,
2002 елда – 174,
2010 елда – 122,
2015 елда – 127 кеше (татарлар – 72%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.