Авыл 1647–1653 еллардан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне, тимерче алачыгы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 989 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Тутай авыл җирлеге составына керә.

1931 елдан – “Кызыл кул” авыл хуҗалыгы артеленә, 1958 елдан – “Кызыл Йолдыз” колхозы, 1964 елдан – “Байрак” колхозы, 1994 елдан – “Байрак” авыл хуҗалыгы кооперативы, 1997 елдан – “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – “Алга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1996 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли, 1996 елда – тулы булмаган урта мәктәп, 2008 елда башлангыч мәктәп (1996 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә, 2013 елда ябыла.

Балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

1992 елдан композитор, җырчы, актриса Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт бүләге лауреаты С.Г.Садыйкова музее (2006 елдан аерым бинада, 1397 саклау берәмлеге бар), 1996 елдан музей каршында С.Г.Садыйкова фонды эшли. Тутай – композиторның әнисе Бибигайшәнең туган авылы.

Авылдан 2 км көньяк-көнчыгыштарак төзекләндерелгән “Изгеләр чишмәсе” бар (Ф.Исламшин проекты буенча эшләнгән комплекс).

Күренекле кешеләре

С.М.Әхтәмов (1877–1926) – сәясәт эшлеклесе (1976 елда авыл үзәгендә аңа һәйкәл куела);

С.С.Гобәйдуллин (1929– 2010) – кран машинисты, Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1782 елда – 77 ир заты;
1859 елда – 521,
1897 елда – 674,
1908 елда – 816,
1920 елда – 905,
1926 елда – 830,
1938 елда – 613,
1949 елда – 520,
1958 елда – 518,
1970 елда – 584,
1979 елда – 405,
1989 елда – 272,
2002 елда – 278,
2010 елда – 264,
2015 елда – 216 кеше (татарлар).