Авыл 1646 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1207,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Югары Ындырчы авыл җирлеге составына керә.

1949 елдан – “Берлек” колхозы, 1950 елдан – “Правда” колхозы, аннары “Тырышчы” колхозы, 1959 елдан – “Победа” колхозы, 1994 елдан – “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2010 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ә.К.Камал (1918–1943) – шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнаша;

М.Т.Мөштәриев (1863–1937) – педагог, Хезмәт Герое.

Халык саны

1782 елда – 50 ир заты;
1859 елда – 294,
1897 елда – 596,
1908 елда – 695,
1920 елда – 705,
1926 елда – 494,
1938 елда – 415,
1949 елда – 315,
1958 елда – 243,
1970 елда – 261,
1979 елда – 206,
1989 елда – 156,
2002 елда – 174,
2010 елда – 151,
2015 елда – 142 кеше (татарлар).