- РУС
- ТАТ
Татарстанның Апас районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 13 км көньяк-көнбатыштарак, Казан-Ульяновск автомобиль юлы буенда урнашкан
Авылга 1721 елга кадәр нигез салына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
XX йөз башында Петропавел чиркәве, чиркәү-приход мәктәбе (1911 елга кадәр), земство мәктәбе (1886 елдан), 5 җил тегермәне, ярма яргыч, тимерче алачыгы, май язу йорты, 7 вак-төякләр кибете эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1864 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Фролово волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Табар Черкене авыл җирлеге составына керә.
1930 елдан – Калинин исемендәге колхоз, 1950 елдан – “Родина” колхозы, 1963 елдан – “Комсомол” колхозы, 1994 елдан – “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – “Табар” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.
1917 елдан соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1950 елларда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2001 елда ябыла.
Клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.
С.П.Никитин (1922–1967) – тимер юлчы, Социалистик Хезмәт Герое.
1782 елда – 73 ир заты;
1859 елда – 686,
1908 елда – 1474,
1920 елда – 1300,
1926 елда – 1099,
1938 елда – 958,
1949 елда – 658,
1958 елда – 529,
1970 елда – 310,
1979 елда – 269,
1989 елда – 164,
2002 елда – 128,
2010 елда – 148,
2015 елда – 126 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.