Эчтәлек

Авылга XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 307,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Никифорово волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Иске Йомралы авыл җирлеге составына керә.

1935 елдан – “Кызыл яр” авыл хуҗалыгы артеле, 1953 елдан – Энгельс исемендәге колхоз, 1994–2002 елларда – “Таң” авыл хуҗалыгы кооперативы, хәзер “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда –148,
1897 елда – 305,
1908 елда – 438,
1920 елда – 448,
1926 елда – 490,
1938 елда – 433,
1949 елда – 372,
1958 елда – 304,
1970 елда – 281,
1979 елда – 216,
1989 елда – 138,
2002 елда – 94,
2010 елда – 80,
2015 елда – 72 кеше (татарлар).