1646–1652 еллардан Турай исеме белән билгеле. Авыл башта татар морзалары Ишеевлар карамагында була.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 876,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Ильинский-Шонгат волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Чури-Бураш авыл җирлеге составына керә.

1928 елдан – “Марс” авыл хуҗалыгы артеленә, 1958 елдан – “Спартак” колхозы, 1993 елдан – “Спартак” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003–2012 елларда – “Гран” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

2008 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Танай-Турай шәһәрлеге (Болгар – Алтын Урда чоры).

Күренекле кешеләре

К.Әхмәдишин (1872–1952) – татар әкиятчесе, 1939 һәм 1947 елларда фольклорчы галимнәр аңардан татар фольклоры җыентыгына кергән 35 әкият язып алалар.

Халык саны

1782 елда – 90 ир заты;
1859 елда – 395,
1897 елда – 781,
1908 елда – 905,
1920 елда – 924,
1926 елда – 755,
1938 елда – 594,
1949 елда – 477,
1958 елда – 414,
1970 елда – 408,
1979 елда – 328,
1989 елда – 232,
2002 елда – 207,
2010 елда – 190,
2015 елда – 213 кеше (татарлар).