Эчтәлек

1646–1652 еллардан Пустошь Танаикова исеме белән мәгълүм.

Авыл башта – татар морзалары Ишеевлар, соңрак рус хуҗалары карамагында була.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук өс-баш киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1896 елдан), 2 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 872,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Никифоровка волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Ишеево авыл җирлеге составына керә.

1931 елдан – “Декабрист” колхозы, 1951 елдан – Горький исемендәге колхоз, 1958 елдан – Ильич исемендәге колхоз, 1964–1973 һәм 1983–1993 елларда – Фрунзе исемендәге колхоз, 1973–1983 елларда – Энгельс исемендәге колхоз, 1994 елдан – Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 265 ир заты;
1859 елда – 649,
1897 елда – 816,
1908 елда – 975,
1920 елда – 788,
1926 елда – 830,
1938 елда – 597,
1949 елда – 408,
1958 елда – 207,
1970 елда – 107,
1979 елда – 62,
1989 елда – 21,
2002 елда – 7,
2010 елда – 5,
2015 елда – 3 кеше (руслар).