Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, су һәм җил тегермәннәре, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 983 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Ивановка волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Сатмыш авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы артеленә, 1958 елдан – Тукай исемендәге колхоз, 1998 елдан – “Дружба” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – “Апас” агрофирмасы, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

2013 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (1920 еллар башында ачыла, 1974 елдан яңа бинада).

Балалар бакчасы, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Рим” мәчете (1994 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.Г.Вахитов (1900–1957) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое;

Ә.А.Камалиев (Аманулла) (1960–2019) – драматург, Г.Камал исемендәге Татар академия театры актеры (1988–1995 елларда).

Халык саны

1782 елда – 58 ир заты;
1859 елда – 376,
1897 елда – 780,
1908 елда – 877,
1920 елда – 837,
1926 елда – 852,
1938 елда – 816,
1949 елда – 502,
1958 елда – 451,
1970 елда – 500,
1979 елда – 408,
1989 елда – 279,
2002 елда – 321,
2010 елда – 286,
2015 елда – 280 кеше (татарлар).