Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1394 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Урта Балтай авыл җирлеге составына керә.

1930–1940 елларда – “1 май” колхозы, 1952 елдан – Крупская исемендәге колхоз, 1991 елдан – “Чулпан” колхозы, 1994–2003 елларда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы кооперативы, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. 

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Рамазан” мәчете (1994 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.Н.Фәттах (1923–2013) – композитор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 188 ир заты;
1859 елда – 715,
1897 елда – 1021,
1908 елда – 1212,
1920 елда – 1174,
1926 елда – 986,
1938 елда – 743,
1949 елда – 592,
1958 елда – 429,
1970 елда – 348,
1979 елда – 360,
1989 елда – 204,
2002 елда – 190,
2010 елда – 148,
2015 елда – 141 кеше (татарлар).