Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда Михаил-Архангел чиркәве, земство мәктәбе (1888 елдан), җил һәм 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1526,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Югары Ындырчы авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда колхоз оештырыла, 1940 елдан – “1 май” авыл хуҗалыгы артеле, 1950 елдан – “Тырышчы” колхозы, 1951 елдан – “Правда” колхозы,  1959 елдан – “Победа” колхозы, 1994–2003 елларда – “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2011 елдан “Свияга”  авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халык саны

1782 елда – 153 ир заты;
1859 елда – 554,
1897 елда – 798,
1908 елда – 986,
1920 елда – 717,
1926 елда – 578,
1938 елда – 304,
1949 елда – 216,
1958 елда – 100,
1970 елда – 47,
1979 елда – 37,
1989 елда – 25,
2002 елда – 25,
2010 елда – 15,
2015 елда – 10 кеше (руслар).